ЯҢА ЙОРТКА БЕРЕНЧЕ ПЕСИ КЕРТЕРГӘМЕ?
Сорау-җавап
- Яңа фатир алдык. Туганнарны җыеп, Коръән ашы уздырырга әле мөмкинлегебез юк. Бераз ремонт ясыйсыбыз, җиһазлар сатып аласыбыз бар. Коръән ашын кайчан үткәрергә икән? Яңа йортка иң беренче песи кертергә кирәк, диләр, бу дөресме?
Рөстәм хәзрәт ХӘЙРУЛЛИН, Казандагы “Гаилә” мәчете имам-хатыйбы:
— Яңа фатир алгач, мөмкинлек бар икән, Коръән ашын иртәрәк уздырсаң яхшырак. Раббыбыз (с.г.в.) хәдис-шәрифендә: “Өйләрегезгә Коръән укытыгыз, йортларыгыздан зират, каберлек ясамагыз”, — ди. Туганнарны җыярга мөмкинлегегез булмаса, хәзрәтне генә чакыртып Коръән укытырга ярый. Моның өчен мул табын кору да кирәкми. Аннары, ремонт төгәлләнгәч, җиһазлар алынгач, дусларны, якыннарны, туганнарны чакырып, мәҗлес үткәрергә була.
Песигә килгәндә, бу хорафат кына. Төрле халыкта төрле гадәт сакланган. Мөселманнарда яңа йортка песи яки башка җан иясе кертү кебек гадәтләр юк.
https://vk.com/irekmaydani
фото: Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев