Яңа Иштирәк авылыннан Зилия Хәмзина - «Сәламәт иртә» проектының районыбыздан иң актив катнашучысы
Быел да финалистлар исемлегендә.
Менә берничә елдан бирле табигатьнең уянган мәлендә – ямьле май аенда табигать белән бер сулышта булып иртәләрне каршылый якташыбыз Зилия Хәмзина.
Ул – районыбыздан “Сәламәт иртә” проектында катнашучы иң актив кеше. #Сәламәтиртә проекты быел тугызынчы мәртәбә үткәрелде. Марафон ел саен 11-31 май көннәрендә үткәрелә. Аның үзенчәлеге шунда: иртән йокыдан торгач саф һавада паркта, стадионда яисә басу-кырда, болынлыкта җиңелчә йөгереп кайтырга һәм үзеңдә шундый сәламәт яшәү рәвешен алып бару гадәтен формалаштыру. 21 көн дәвамында иртә белән йөреп кайтуларны үз социаль челтәр битеңдә күрсәтә барасың, селфи ясап, фотоны да кую шарт булып тора. Шулай ук адымнарны үлчи торган кушымта ярдәмендә ничә километр юл үткәнлеген, актив вакыт күпме булганын да социаль челтәргә урнаштырырга.
Яңа Иштирәктә яшәүче Зилия Хәмзинаның быел да май ае, төгәлрәге 11 майдан 31 май көннәрендә һәр иртәне табигатькә чыгып, кайсы көнне йөгереп, кайсы көнне кызу адымнар белән йөреп, авылны әйләнеп кайтудан башлаган.
“Сәламәт иртә марафонында катнашасың икән, иртәнге якта һәр эш вакыт белән бүленгән булырга тиеш. Вакыт сузып йөрсәң, эшкә дә соңга калырга мөмкин. Проект иртәрәк тору гадәтен формалаштырырга ярдәм итә. Иртә белән йөреп яки йөгереп кайтырга, эшкә киткәнче, өйдәге, йорттагы эшләрне дә карап китергә бит әле. Йөреп (йөгереп) кайткач, социаль челтәргә 8.00гә кадәр аларның барысын да урнаштырырга кирәк. Шуның өчен барысына да өлгерим дисәң, иртә уянып, иртәнге якта табигать белән бер дулкында булсаң, көнең дә яхшы уза, күңелең дә көр була”, - ди Зилия Хәмзина.
Аның әйтүенчә, һәр көн иртән чыгып йөргәч, табигатьнең бар үзенчәлеген күрәсең. “Сәламәт иртәдә катнашып, мин май аеның беренче тузганакларын беренче булып күрдем, бик күп кошлар тавышы ишеттем, байбаклар (сурок) белән дуслаштым, соңгы көннәргә таба миннән курыкмый да башладылар, шулай ук төрле үсемлекләр, еланнар, кыр үрдәкләре очраттым. Үсемлекләр дә көн саен үзгәреп тора икән, бүген бер төрле булса, иртәгә алар икенче төрлерәк булып күренә”, - дип сөйли.
Марафонның соңгы көнендә Зилия апа үзенең социаль челтәренә фотолар урнаштырып, болай дип язып куйган:
«Вакыт сизелмичә дә үтеп китте. Марафонның соңгы көне булса да, #Сәламәтиртәнең соңгысы булмас, гадәт дәвам итәр дип уйлыйм. Куйган максатка ирешелде. Иртән торып йөрү рәхәт. Бүген артык ашыкмыйча, күбрәк йөгереп-йөреп кайттым. Үземә кызык дип тапкан әйберләрне тиз генә фото-видеога төшерергә тырыштым. 21 көн эчендә табигатьтә дә шактый үзгәрешләр булды. Бакчадагы кебек, бер-бер артлы кыр чәчәкләре атты, байбакларның балалары үсеп бетте. Матурлыкның, сәламәтлекнең кадерен белик, үзебезне саклыйк. Дөньялар тыныч булсын»
Финалга кадәр барып җиткәннәрне Казанга, бүләкләүгә чакыралар. Финал чарасы иң беренче булып гимнастикадан һәм бергәләшеп Горький паркында зур булмаган дистанцияне йөгереп үтүдән башланган. Зилия Хәмзина Диплом һәм истәлекле бүләккә ия булган.
Зилия ханым уңай гадәтен юк-юк та әле дә дәвам итә икән, иртән йөреп кайтуны әйтүем.
язманы тулысы белән «Заман сулышы» газетында 4 июль санында укыгыз
фотолар: З.Хәмзинаның социаль челтәреннән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев