Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

Яңа китап авторы Саҗидә Мансурова: «Минем күңелем табигатьне ярата»

Китап күңел кичерешләре белән бәйле.

- Шигырь язарга нәрсә этәргеч бирде дигәндә, безнең әти дә шигырьләр язган, мин үземне  аның дәвамчысын дип саныйм, ди Саҗидә Мансурова. Күптән түгел аның тәүге китабы – шигырьләр җыентыгы дөнья күрде.

Лениногорскиның Г.Тукай исемендәге үзәк китапханәсендә китап тәкъдим итү кичәсенә килгән  әдәбият сөючеләр игътибарына аның шигырьләре яңгырады. Бәлки, Саҗидә Мансурова исеме лениногорскилыларга бик үк таныш түгелдер.

Ул Бөгелмә районы Иркен авылында туып-үсә. Мәктәптән соң Лениногорск прибор заводында эшли. Эшләү дәверендә дә шигырьләр тугандыр, ләкин дөнья мәшәкате белән моңа игътибар бирелмәгәндер. “Шигырь күңелемдә туа торды, күңелемә җыела торды”, - ди үзе дә.

Пенсиягә чыккач,  шигырьләрен  дәфтәр битенә төшереп, дусларына җибәрә торган булган, шулай ук бәйрәмнәргә, туган көннәргә шигырьләр язган. Күбесенә ошаган. Аннары ул “Чишмә” әдәби берләшмәсенә килә, ул – бүгенге көндә берләшмәнең әгъзасы.

 “Чишмә”дә тагын шигырьләр дөньясына кереп киттем, башкаларныкын да укый идем. Шуннан минем шигырьләр начар түгел дигән фикергә килдем һәм иҗат җимешләрен туплап, китап итеп чыгарасым килде. Китап күләмле булмаса да, анда эчкерсез шигырьләр, күңел түреннән чыккан шигырьләр «Күңелем кайнар чишмә» китабында урын алган. Минем хыялым тормышка ашты, үземә китап ошады”, - ди Саҗидә Мансурова.

“Шигырь күңелгә ике юл белән килә һәрвакыт” – дигән фикерен дә җиткерде.

“Күңелем кайнар чишмә” китабының эчке ягы бик матур фотолар белән бизәлгән. Фотосурәтләрдә – табигать күренешләре. Саҗидә ханым үзе турында “Минем күңелем табигатьне ярата”, - ди.

Әниләр турында шигырьләре дә урын алган. “Ул – мәңгелек тема. Әле тагын әни турында язасы килә, шулай ук әти турында да”, - ди.

Җыентыкта урын алган “Горур Казан” шигыренә Светлана Чебурашкина көй язган һәм көй язучы җырны чара барышында башкарды да. 

Саҗидә ханымның шигырьләрен укып, аларны күңел түреннән үткәрүчеләр: Гүзәл Падюкова, Фәридә Әхмәтшина, Лилия Вәлиева шигырьләрне сәнгатьле итеп укып күрсәттеләр. Алып баручы Ләйсән Рахманова-Шәмсуарова матур җыр бүләк итте. Автор үзе дә  яңа китабыннан шигырьләрен ишеттерде. 

Авторны тәүге китабы белән котларга дәррәү булып “Чишмәлеләр” килгән иде. Алар яңа китап өчен шат булуларын белдерделәр, зур иҗат уңышлары теләделәр.

“Шундый матур, җылы очрашу бу. Күңелләр хисләнеп утыра. Саҗидә безнең арага 3 ел элек тыйнак кына килеп керде. Аңарда төпле фикер бар. Китабына керткән шигырьләре белән шуны раслады”, - ди шагыйрә, композитор Гөләндәм Кәбирова.

“Чишмә” берләшмәсе җитәкчесе Таһир Шәмсуаров мондый вакыйга уңаеннан яңа шигырь язмыйча каламы соң.
“Чишмә” берләшмәсе шагыйрьләренең кайберләре Карабашта узган китап тәкъдим итү чарасында катнашкан булганнар инде.

Авторның  Лениногорскида яшәүче якын дусты Зөлфия Төхвәтуллина изге теләкләрен җиткерде. Алар шулай ук бергә берара “Заман сулышы” газетында эшләп алганнар. Әйе, Саҗидә ханым безнең газет редакциясендә эшләп алган. 

Җылы атмосферада узган чара бу көнне һәркемне шигърият дөньясына, матурлык иленә, хисләр дөньясына алып керде. 

 

Язманы тулысы белән «Заман сулышы» газетында 19 декабрь санында укый аласыз.

Р. Мостафина фотолары

фотолар ГАЛЕРЕЯ бүлегендә, түбәндә 

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев