Яңа мең сумлыкларда Татарстанның күренекле урыннары пәйда булачак
Яңа мең сумлыкларның кире ягында Казан Кремленең Сөембикә манарасы, Татарстанның һәм татар халкының дәүләтчелеге тарихы музее, Уфаның археология һәм этнография музее сурәтләре пәйда булачак, дип яза “РИА Новости”.
Моңа кадәр яңа мең сумлык сурәтләре исемлегенә Татарстаннан берничә корылма: Сөембикә манарасы, тулаем Казан Кремле, Болгар шәһәрлеге, “Казан” гаилә үзәге кертелгән булган.
Ә инде акчаның уң ягына Россиянең башка күренекле урыннары: Түбән Новгород Кремле, Түбән Новгород ярминкәсе, Чкалов баскычы, Идел елгасы күренешләре, “Түбән Новгород” стадионы, Максим Горький һәйкәле тәкъдим ителгән.
Яңа 1 мең сумлыклар һәм 5 меңлекләр быел әйләнешкә кертеләчәк.
Фото: Лениногорск-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев