Ту-214 пассажир самолетының беренче очышы штат режимында узды, дип хәбәр итә «Берләшкән авиатөзелеш корпорациясе» матбугат хезмәте.
Беренче очыш 1 сәгать 10 минут дәвам иткән һәм штат режимында узган. Элегрәк Татарстан Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы башлыгы Олег Коробченко С.П.Горбунов исемендәге Казан авиация заводын модернизацияләү турында сөйләде. Аның сүзләренчә, 2026 елда предприятие өч Ту-214 самолетын ясап чыгарырга тиеш.
Татар -информ
Нет комментариев