Лениногорск дәүләт автоинспекциясе уку елы башлану белән юлларда аеруча игътибарлы йөрү кирәген кисәтә.
Лениногорск Дәүләт автоинспекциясе башлыгы Елена Никитина Лниногорск шәһәре һәм районы автомобиль йөртүчеләренә мөрәҗәгать итә:
- Мәктәп янындагы юлларда, юл киселешләре, җәяүле кичүләре янында бик игътибарлы булыгыз;
- Тизлекне киметегез, дистанцияне саклагыз. Балаларның иминлеге сезнең игътибарлы булуыгызга бәйле!
- Онытмагыз: Мәктәпләр янында тизлекне киметегез;
- Җәяүлеләргә юл бирегез;
- Каешлар һәм балалар креслолары кулланыгыз.
- Руль артына алкогольле эчемлекләр кулланганнан соң утырмагыз;
- Балаларның иминлеге – безнең уртак бурычыбыз!
Нет комментариев