Янәшәңдә игелекле балалар белән яшәү - матур
Райондашыбыз, Урмышлы авылында туып-үскән Маһирә әби Вәлиева 102 яшен тутырды, Лениногорск районында иң өлкән кеше ул
Маһирә Әбелвафа кызы тормыш арбасын тарткан вакытта да сынмаган, сыгылмаган, эштән курыкмаган, ире белән акыллы, тырыш балалар тәрбияләгән.
Маһирә Вәлиева турында узган ел газетыбыз битендә язма чыккан иде, ул чакта без аның 101 яшенә барган идек. Ходай менә быел да ак яулыклы әби белән күрешергә насыйп итте. Сөбханалла, Маһирә әби гел шулай: йөзе ягымлы, ак яулыкларын татар әбиләренә хас булганча туздырып бәйләгән, җиңел хәрәкәтләр белән залга чыгып утырды.
“Колак ишетми. Булыр инде, шушы яшькә җиткәч. 102 бит. Аяк белән йөрим, тамагымнан үтә, барын да аңлап, күреп торам, намаз укыйм. Ходайга мең шөкер. Балаларым шулхәтле тәрбияли, карыйлар. Ачык йөзләрен, тәмле телләрен кызганмыйлар. Шушы яшькә җитәр идемме мин, тәрбия булмаса. Аллага шөкер, киленем дә, кияүләр дә бик әйбәт”, - дип сөйләп алды ул.
Матур гомер бәйрәме уңаеннан, кунаклар кабул итте. Лениногорск Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Гөлнара Вагизова, Урмышлы авыл башлыгы Артур Хәбибуллин әбине котларга дип, чәчәк букеты, бүләкләр белән килделәр. Россия Президенты В. Путинның котлау хатын, республика һәм район җитәкчелегенң истәлекле бүләкләрен тапшыргач, алар Маһирә әбигә исәнлек-саулык, тыныч тормыш теләделәр.
Үзенең янына кунаклар килүенә бик шатланды Маһирә әби. В. Путинның котлау хатын кулына алып: “Монда Москва. Кремль дип язылган бит. И-и, кара әле син”, - ди куанычлы йөзе белән.
Урмышлы авыл башлыгы Артур Хәбибуллинны үз улы кебек якын иткәнлеге сизелеп тора, аның эш, гаилә хәлләрен сорашты. Авыл башлыгы да: “Җәйгә кайтасыңдыр бит, Маһирә әби, сине сагынып көтеп торабыз”, - диде.
Авылны ярата Маһирә әби, изге күңелле күршеләре дә аны көтеп тора.
Маһирә әби Вәлиева ике кызында һәм бер улында кунакта-кунакка гына йөри. Улы белән килене – Чаллыда, әле менә аларда торып кайткан, олы кызы Зөлфирә һәм кияве - Лениногорскида, җәйгә чыккач, авылга бергә кайталар. Шулай ук Әлмәттәге кызында – Гөлзинә апада да кунакта булып кайта ул. “Мин үзем шулай теләдем. Башта берничә ай берсендә торам, аннары икенчесендә. Гел берсендә генә торып, туйдырып бетермим, дим” - Маһирә әби сүзләре.
Районыбызның Урмышлы авылында Әбелвафа белән Хомәйра гаиләсендә 6нчы бала булып, 1924 елның 10 мартында дөньяга килә ул. Сигез балалы гаиләдә тәрбияләнеп үсә.
Мәктәптә биш класс кына укып калырга өлгерә. Маһирә әбигә 17 яшь булганда Бөек Ватан сугышы башлана. Сугыш елларында колхозда атлар карый. 1942 елда аны башка кызлар белән бергә Ярославль өлкәсенә торф вагоннарын бушатырга җибәргәннәр. Эш шартлары авыр: 12 сәгать эшләү, тамак туйганчы ашарга да юк, баракларда яшәү.
Бер елдан соң кайта. Сугыш тәмамлангач, 1946 елда шушы авыл егете, бер урамда уйнап үскән яшьтәше Әхмәтзәки Вәлиев белән гаилә коралар. Әхмәтзәки Бөек Ватан сугышында катнаша, 1944 елда яраланып кайта. Икесе дә эш сөючән, уңган егет белән кыз, ике язмышны бер итеп, тормыш башлыйлар. “Эшне яраттык. Кайда кушалар шунда эшләдек. Ирем дә уңган иде. Бүләкләнеп яшәдек. Безнең кулда лом да, көрәк тә, чалгы да, урак та булды”, - ди ак әбиебез.
Әхмәтзәки авылда ветеринар булып эшли, ә Маһирә – төрле эшләрдә. Мал табибы булгач, авыл халкы гел аңа килгән, Әхмәтзәки кулыннан килгәнчә, ярдәм итәргә тырышкан. Маһирә Әбелвафа кызы да уңган була, йорттагы эшләргә дә өлгерә. 28 ел кайнана белән дә яшәгән. “Эш җаен белеп, бер-беребезнең холкына җайлашып гомер иттек”, - ди.
Ире бергә 2 малай, 2 кыз тәрбияләп үстергәннәр. 1990 елда ире аны, ялгыз калдырып, бакыйлыкка күчә. 2000 елда язмыш тагын авыр сынау җибәрә: Маһирә әби улы Мөнирне дә югалта.
Ел артыннан еллар үтә. Бүгенге көндә 7 онык, 17 оныкчыкның – кадерле әбисе ул. “Көннең үткәнен дә сизми калам. Шулай итеп гомерләр дә уза. Кышны җәйләр алыштыра, аннан көз, аннан тагын кыш җитә”, - ди Маһирә әби.
“Әни һәрвакыт әйтеп торды: балалар, кеше рәнҗетмәгез, игелекле булыгыз. Әле дә киңәшләрен биреп тора. Ул безне эшкә дә, иманлы булырга да, акны-карадан аерырга да өйрәтте. Без чиксез рәхмәтле әниебезгә”, - ди кызлары.
Улы – Әмир Вәлиев хатыны белән әниләренең гомер бәйрәменә Чаллыдан кайтканнар.
- Әни шушы яшьтә дә үз-үзен карый. Үзе хәрәкәтләнә, үзе йөри, намаз укый, сөйләшә. Авырлыкларны күп күрде, ләкин нык булды, барысына да түзде. Улын югалту ачысын татырга туры килде. Без бик бәхетле, 70 яшькә таба атласак та, яныбызда әни бар, - ди улы.
Маһирә әби ул көнне бергәләшеп кунаклар, улы һәм кызлары белән сөйләшеп, аралашып утырды. Хәтере әйбәт, оптимист булуын әйтеп узды балалары. Шундый ачык күңеллеләргә карап сокланырга, үрнәк алырга кирәк.
Розалия Мостафина
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев