Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорск янгын күзәтчелеге бүлеге инспекторы: «Янгыннарның тормышка ни дәрәҗәдә куркыныч икәнен бөтенләй уйламаучылар бар»

Бу фактларда янгын чыгуларның төп сәбәбе – кеше үзе булуын күрсәтеп тора.

Узган 2022 нче елда Лениногорск шәһәре һәм районында  114 янгын чыгу очрагы теркәлгән.  Аларның  күпчелеге торак һәм башка төр корылмаларда электр җиһазларының куркынычсызлык кагыйдәләренә туры килерлек итеп  монтажланмавыннан килеп чыккан.

 Бу фактларда янгын чыгуларның төп сәбәбе –  кеше үзе булуын күрсәтеп тора.
“Еш кына кешеләр янгынның  үз тормыш-көнкүрешләренә ни дәрәҗәдә куркыныч белән янавын бәяләп бетерми. Бу турыда бөтенләй уйламаучылар да бар.  Үткән елда Лениногорск шәһәрендә 67 янгын чыгу очрагы булды, ә районда – 47. Әлеге гадәттән тыш хәлләрнең зур фаҗига- кеше гомере өзелү белән тәмамланганнары да бар. Шәһәр һәм район буенча  янгыннарда 8 кеше һәлак булды, 2 кеше сәламәтлегенә куркыныч булган травма алды. Фаҗигале нәтиҗәләргә китергән янгыннарның күп өлеше төнлә һәм иртәнге сәгатьләрдә, кешеләр  әле йокый торга вакытта килеп туа. Бу очракта  фатирлар һәм йортларга автоном янгын хәбәрчеләре кую – янгын куркынычсызлыгының  беренчел чарасы булып тора”,-  ди Лениногорск муниципаль районы буенча  күзәтчелек һәм профилактика бүлеге инспекторы Дмитрий Ванюков.

Янгын чыгуларның 62 очрагы – электр җиһазлары һәм  чыбыкларының дөрес тоташтырылмавы, аларның  төзек булмавы аркасында килеп чыккан. Ут белән  саксыз эш итүдән килеп чыккан янгыннар саны – 21, тиешсез урында тәмәке тартудан 5 урында ут капкан. Әлеге гадәттән тыш хәлләрнең калганнары да, кешенең янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренә битарафлыгыннан туган.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев