Явым-төшем көтелми, әмма салкынайта башлаячак.
Татарстанга үтеп кергән тотрыклы антициклон нәтиҗәсендә явым-төшемсез, нормадан 6-7 градуска югарырак һава температурасы күзәтелә.
Явым-төшем көтелми, әмма салкынайта башлаячак. Иртәгә – 30 сентябрьдә көндезге сәгатьләрдә +15...+20 градус булачак. Төнлә 0...+5 градус. Урыны белән -2 градус, кырау төшәргә мөмкин.
Атнаның икенче яртысында һава торышы үзгәрә. Пәнҗешәмбе – 1 октябрьдә көндез урыны белән аз гына яңгыр явып үтәчәк, һава температурасы +12...+17 градус чикләрендә тирбәләчәк. Төнлә +1...+6, көнбатыш районнарда +10 градуска кадәр.
Гидрометеоүзәкнең башлангыч фаразына караганда, җомга – 2 октябрьдә һәм ялларда – 3-4 октябрьдә төбәккә бик салкын һава үтеп керәчәк. Көндез +4...+9 градустан артмаячак. Төнлә 0 градустан түбән төшәчәк. Урыны белән аз гына яңгырлар явып үтәргә мөмкин.
Нет комментариев