Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Яңгырлар кайчан туктаячак икән ул?

Халык синоптигы Рәис абый Шәкүров нәрсә ди?

6 сентябрьгә кадәр аяз булачак та, аннан тагын көн аралаш яңгыр күрсәтә, ди Арча  районының Ашытбаш авылында яшәүче халык синоптигы Рәис абый Шәкүров.

– Авыл хуҗалыгы өчен бик үк әйбәт түгел әле бу яңгырлар, – дип борчылып әйтеп куйды Рәис абый. – 21енә кадәр явып торса, урылмаган арыш үзеннән-үзе башыннан яшелләнеп үсә башлый да яраксызга әйләнә. Булган уңышны җыеп алу авыр булачак быел. 1978 елда шундый хәл кабатланды. Егылган ашлыклар шул килеш калды. Егылмаганнарын катыргач суктырып алдылар. Чапкан печәннәр покосы-покосы белән калды.

Ә менә азык чөгендере, кукуруз, көнбагышларга яңгыр файдага гына. Тик бу кадәр күп яуган яңгырлардан соң бәрәңгеләрдә фитофтора барлыкка килү куркынычы барлыгын да кисәтте ул.

"Ш.К."

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев