Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

«Ярдәм янәшә!» хәрәкәте мобилизацияләнүчеләр һәм аларның гаиләләренә булыша

Татарстанда «Ярдәм янәшә! Помощь рядом!» төбәк иҗтимагый хәрәкәте #БезБергә гомумроссия акциясе кысаларында үз эшен яңадан башлый.

Ул өлешчә мобилизациягә эләккән гражданнарга һәм аларның гаиләләренә гуманитар ярдәм күрсәтүне координацияләячәк, дип хәбәр итә хәрәкәтнең матбугат хезмәте.

Ярдәм сорап һәм ярдәм тәкъдим итеп 8 (800) 350-02-16 кайнар линия телефонына шалтыратырга мөмкин. Ул көн саен 9.00-19.00 сәгатьләрдә эшли. Хәрәкәттә катнашучылар заявкаларны эшкәртәчәк һәм аларның үтәлешен контрольдә тотачак.

Бу изге эшкә кушылырга теләгән гражданнар ярдәмнең түбәндәге алымнарыннан файдалана ала:

1) хәрәкәтнең рәсми счетына акча күчерү,

2) исемлек нигезендә гуманитар ярдәм җыю,

3) мобилизацияләнгән гражданнарның йорт хайваннарын карап торуда ярдәм күрсәтү,

4) проектның волонтеры яки партнеры булу мөмкинлеге.

Хәрәкәтнең эшчәнлеге, җыелган һәм тотылган акчалар, күрсәтелгән ярдәм чаралары турында даими хисаплар аның рәсми сайтында урнаштырылачак.

https://tatar-inform.tatar/news/yardam-yanasa-xarakate-mobilizaciyalanucelar-ham-alarnyn-gailalarena-yardam-kursata-5861322

Фото: видеодан скриншот

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев