Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Ярдәмнең артыгы юк

“Көзге игелек атнасы” акциясе бара.


Игелек эшләү - изге гамәл. Эшләр өчен кул биргән. Килгән кадәр кулыңнан яхшылыклар кыл дигән. Бүгенге көндә төрле яклап игелек кылу эшләре бара.

Күптән түгел Лениногорск “Ак калфак” оешмасының игелекле ханымнары һәм апалары Украинадан күченеп китәргә мәҗбүр булган, безнең шәһәребезгә яшәргә килгән гаиләләргә “Бердәм Россия” партиясенең җирле бүлекчәсе белән берлектә ярдәм күрсәтте.

“Күңел җылысын бергә кушып җыелган бүләкләргә яшь әниләр генә түгел, балалары да шатланды. Алар шәһәр башлыгының урынбасары Гөлфирә Мәҗит кызы Рафиковага, “Ак калфак”лы кызларыбызга да зур рәхмәт белдерделәр”, - ди оешманың җитәкчесе Тәслимә Рафикова.

Очрашуда гаиләләр безнең шәһәрне ошатуларын, киләчәккә зур планнар белән яшәүләрен һәм илдә тыныч тормыш урнашуына ышанып яшәүләре турында әйткәннәр.

Алена ике малае, ире белән бирегә яшәргә килгәннәр. Бер улын 2нче мәктәпкә, икенчесен балалар бакчасына урнаштырганнар. Ире эшкә урнашырга йөри икән. “Ак калфак”ның ханымнары тапшырган әйберләр өчен шатланган.

Үз якларыннан китәргә мәҗбүр булган гаиләләргә кием-салым, җылы носкилар, бәйләгән тапочкилар, электр чәйнеге, юрган, мендәрләр, чәй сервизы, балаларга киемнәр, тәмле чәйләр, хәтта татар халкы әзерли торган тәбикмәккә кадәр тапшырганнар.

 

 

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X