Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Ярминкәдән алган аяк киемен нишләтергә?

Дәүләт алкоголь инспекциясенең кулланучылар хокукын яклау буенча Әлмәт территориаль бүлегенә кулланучы мөрәҗәгать иткән.

 


Хатын-кыз аяк киемнәре сата торган ярминкәдән (бер шәһәрдән икенче шәһәргә күчеп йөри торган ярминкәләр турында сүз бара) үзенә кышкы аяк киеме алган. Ә икенче көнне исә пенсионер ханым аны кире китергән, чөнки формасы һәм үлчәме буенча туры килми, дип аңлаткан. Тик сатучылар аңардан аяк киемен кире алмаганнар, “Безнең барлык аяк киемнәре дә маркалы һәм “Честный знак” системасы аша сатыла, шунлыктан кире кайтарылмый”, - дип җавап биргәннәр.

Татарстан  Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәре хуҗалык итүче субъект вәкилләре өчен семинар-укулар үткәрде. Кышкы аяк киеме сату ярминкәсен оештырган шәхси эшмәкәр, сатучылар, шулай ук сатып алучылар ваклап сату-алу килешүе буенча товар сату кагыйдәләре белән таныштылар.

“Честный знак” – “Гадел билге” маркировкасы сатып алучыга сатыла торган товарның контрафакт булмавын гына хәбәр итә. Шул ук вакытта ваклап сату-сатып алу килешүе буенча товарларны сату кагыйдәләре «Кулланучылар хокукларын яклау турында»гы Россия Федерациясе Законы нигезендә эшләнгән һәм товарларны ваклап сатуда сатучылар һәм кулланучылар арасындагы мөнәсәбәтләрне җайга сала.

Россия Федерациясенең 2463нче  карары белән расланган исемлек бар, аяк киеме “Азык-төлек булмаган, алыштырып булмый торган товарлар исемлеге”нә керми.

“Кулланучылар хокукларын яклау турында” гы Законда әйтелгәнчә, кулланучы азык-төлек булмаган сыйфатлы товарны аның товар төре, куллану үзенчәлекләре, фабрика ярлыклары сакланганда ундүрт көн эчендә алыштыруга хокуклы, яки кулланучы сатып алу-сату килешүен үтәүдән баш тартырга һәм аның өчен түләнгән акчасын кире кайтаруны таләп итәргә хокуклы диелгән. Димәк,  аяк киемен тиешле сыйфатта кире кайтарудан баш тарту законлы түгел.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев