Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Яшь егетне яратам! Нинди назлы, игътибарлы булуын белсәгез!..

Күрәчәкне күрми, гүргә кереп булмый, диләр. Яшем 40ка җиткәндә, үлеп гашыйк булырмын дип мәңге уйламадым. Әле кемгә диген! Үземә тиң кеше булса иде. Ләкин йөрәккә әмер биреп булмый шул...

Алга китеп шуны әйтим, мин бик дәрәҗәле эштә эшлим. Ирем дә акчалы, аның бизнесы бар. 14 яшьлек ул үстерәбез. Үз йортыбыз белән яшибез. Безнең гаиләне һәркемгә үрнәк, бәхетле дип уйлый идем. Ләкин көннәрдән бер көнне үземнән 7 яшькә кечерәк бер егеткә гашыйк булдым.

Ул безнең офиска су алып килә. Беренче күрүдән үк күңелемә кереп оялады. Аны күргән саен әллә нишли идем. Карашларыбыз очрашканда, аңа тартылуымны, гашыйк булуымны аңладым. Гадәттә, суга заказны хезмәттәшем бирә иде. Ул авырып киткәч, миңа шалтыратырга туры килде. Телефонда аның тавышын ишеткәч бөтенләй эредем. Шулай итеп, аның номеры миндә сакланып калды. Үзебез дә сизмәстән языша башладык.

Безнең беренче очрашу парковкада булды. Мин үз машинамда утыра идем, ул эш машинасында килеп туктады. Баксаң, аның шул яшенә җитеп, фатиры да, машинасы да юк икән. Бер тапкыр да өйләнмәгән. Бер мәлгә бу күренеш минем өчен сәер тоелса да, бу хакта уйламаска тырыштым. Шул көнне ул мине беренче тапкыр иренемнән үпте. Аның нинди назлы, игътибарлы булуын белсәгез!.. Һәр очрашуны сагынып, көтеп алабыз.

Алда безне ни көтә – монысы зур сорау. Мин иремне ташларга, гаиләмнән китәргә җыенмыйм да, теләмим дә. Әмма теге егеттән башка да яши алмыйм. Ул да боларны аңлый, хәтта аерылышырга да тәкъдим итеп карады. Ләкин хәзер мин араларны өзәргә әзер түгел. Нишлим?..

Исемем редакция өчен генә

http://shahrikazan.ru/news/%D3%99y-yazmyish/yash-egetne-yaratam-nindi-nazly-igtibarly-buluyn-belsgez

https://photo.tatar-inform.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев