Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Яшь юл хәрәкәте инспекторлары отрядларына - 50 ел. Лениногорскиның яшь инспекторлары - юл иминлеге яклы

Яшь юл хәрәкәте инспекторлары отрядлары 1973 нче елда СССР Эчке эшләр министрлыгының автоинспекциясе ярдәме белән оештырылган. Бүгенге көндә дә үзенең актуальлеген югалтмаган, мөһим һәм кызыклы эшен дәвам итүче инспекторлар отряды 6 нчы мартта 50 еллык юбилеен билгеләп үтә.

“Юл хәрәкәтенең яшь инспекторлар отрядлары Лениногорскиның һәр мәктәбе һәм балалар бакчасында бар. Ел дәвамында  юл  иминлеге, юл хәрәкәте кагыйдәләрен  өйрәнү, шушы юнәлештәге квест-уеннар уздыру, боларның берсе дә  яшь инспекторлар катнашыннан башка гына үтми. Алар нинди дә булса чара оештыруда катнаша башласалар  юл хәрәкәте кагыйдәләрен генә янә ныгытып кабатлап калмыйлар. Чара  аңлаешлы, үтемле, мәктәп укучылары яки бакча балаларының хәтерендә сакланып калырлык булсын өчен, алар рәссам да, музыкант та, журналист та, актер да, режиссер да булырга әзер,”- ди Лениногорск районы буенча юл хәрәкәте куркынычсызлыгы  дәүләт учреждениесе начальнигы Зөлфия Рахманова .

Лениногорскиның 1 нче мәктәбендә дә яшь инспекторлар отряды бар.

“Үзебездә яшь инспекторлар отрядын яңа гына мәктәп бусагасынан атлап кергән балалардан туплый башлыйбыз. Без балалар мәктәп программасы белән беррәттән,  тормыш кагыйдәләрен, юлда йөрү кагыйдәләренә дә өйрәнергә тиеш дигән фикердә. Бүгенге көндә безнең отрядта 12 бала бар. Алар үзләренең яшь инспекторлар булулары белән бик горурланалар. Еш кына без мәктәптән ерак булмаган юл киселешләрендәге җәяүле кичүе янына чыгабыз. Үзебезнең укып яки тыңлап өйрәнгәннәребезне гамәлдә күрсәтәсебез килә. Балалар өчен бик яхшы тәҗрибә дә бу, алар бик күзәтүчән! Җәяүле кичүләрендә кагыйдә бозып йөрүче өлкәннәрне дә очратырга туры килә. Яшь инспекторлар аларга кисәтү ясыйлар. Кыенсыналар, билгеле, әмма өлкәннәргә юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозулары турында әйтәләр”, – ди 1 нче мәктәпнең яшь инспекторлар отряды җитәкчесе, шушы мәктәп мөгаллиме Карина Магомедова.

Ә яңа уку елы башлангач, беренче сыйныф балаларын “Җәяүлеләргә багышлау” бәйрәме һәр ел саен үтә бу мәктәптә. Бу  бик кызыклы, мавыктыргыч чарадан соң, яшь инспектор булырга теләүчеләр саны бермә-бер арта. Ә бүгенге көндә исә безнең илдә 300 меңнән артык мәктәп укучысы ЮИД отрядында тора.

 

Фото: 1нче мәктәптән

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев