Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Игътибар! Сайтыбызда «Безнең саклаучыбыз» конкурсы башлана

Тиздән 23 февраль – Ватанны саклаучылар көне җитә. Шул уңайдан, “Заман сулышы” сайтында “Безнең саклаучыбыз” конкурсын башлыйбыз.

Армия сафларында булып кайткан тормыш иптәшегез, бабагыз, абыегыз, улыгыз төшкән фотоларны безгә җибәрегез.

 Конкурс шартлары:

 -катнашучының яше чикләнмәгән;

 - бер катнашучыдан бер генә фото

 Конкурска фотолар: 

1- 15 нче февральгә кадәр кабул ителә.

16 -  20 февраль аралыгында “Заман сулышы” сайтында фотолар өчен тавыш бирү узачак.

21 нче февральдә –конкурсның җиңүчесе билгеле була.

 Иң күп тавыш бирүчеләр арасында бер урын билгеләнәчәк.

 Фотолар: 8917 - 927 – 97 – 64 номерына “Безнең саклаучыбыз” исеме белән кабул ителә.

 Катнашучының исем-фамилиясен язып җибәрегез. 

Фотолар сезнең рөхсәт белән сайтыбызда һәм социаль челтәрләрдә бастырыла.

Фотоларга карата таләп: фотолар сыйфатлы булсын, кешенең йөзе ачык күренеп торсын иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев