Июльдән коммуналь хезмәтләргә тарифлар үзгәрә
Июль аеннан Татарстанның барлык муниципалитетларында тарифлар кыйммәтләнә.
Су, газ, ут өчен тариф бәяләре һәр муниципалитет өчен индивидуаль рәвештә билгеләнә. Бакчачылар, бакчачылык ширкәтләре өчен аерым индексацияләр булмаячак.
«Тиздән Татарстан Республикасының барлык районнары өчен индексация күрсәтелгән документ чыга. Анда һәр авыл җирлеге өчен дә тарифларның күпмегә үзгәрүе билгеләнгән булачак. Ул документ Тарифлар буенча дәүләт комитеты сайтында урнаштырыла. Тарифлар 10,8 проценттан алып 15,7 процентка кадәр күтәреләчәк», – диде ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетының гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү бүлеге җитәкчесе Дмитрий Романов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев