Июнь аена сынамышлар
Июнь аена халык сынамышларына күз салыйк.
Июньдә көннәр эссе булса, балыкка йөреп тә торма.
Кояш чыкканда тынчу булса, көн бозыла.
Июньдә төннәр җылы торса, уңыш яхшы була.
Иртән су өстендә томан булса, көн кояшлы булачак.
Чыкның күплеге – уңдырышлылыкка, еш томан төшү – гөмбә күплеккә.
Су моңа кадәр булмагандай чиста күренсә – яңгырга.
Иртән үлән исе гадәттәгедән көчлерәк тоелса – яңгыр булачак.
Чәчәкләрдән хуш ис көчле бөркелсә – яңгыр була.
Кичкә таба көтү үкерә башласа – яңгырга.
Юеш үлән (мокрица) иртән ачылып, көне буе ябылмаса – һава торышы яхшы була.
Әгәр дә умарта кортлары миләш чәчәгендә күпләп гөж килсә - иртәгә яңгыр була
Оялары тирәсендә кырмыскалар күп булса – яхшы һава торышына
Июнь башы яңгырлар белән башланса, ахырында корылык көтегез.
Яшеннәр күплеге кышка баө запас турында хәбәр итә.
Балан соң чәчәк атса – көз соң килә.
Яңгыр алдыннан суалчаннар җир өстенә чыга.
Чыршыда күркәләр күп булса, кыяр уңышы да күп була.
Әтәчләр бер туктамый кычкырса – көчле яңгыр көтегез.
Кичен салават күпере чыкса, һава торышы яхшы була.
Күке каты кычкырса, кояшлы көнгә.
Торналар биектән очса, көн бозыла.
Фото: Рамия Гарифуллина
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев