Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Ике малайга бал кортлар һөҗүм иткән

Башкортостанның Ишембай районының Әхмәр авылында 26 июньдә ике малай үзләре генә урманга болынга китә, анда аларга бал кортлары һөҗүм итә. Сигез яшьлек бала кача һәм йортына кайтып җитә, анда ул абыйсының урманда калуы һәм үзе генә котыла алмавы турында хәбәр итә. Әтисе һәм абыйсы болынга барып, бал кортларын куганнар һәм баланы азат иткәннәр. Бу хакта «Кызыл таң» яза.

Малайларны авыл медпунктына алып киләләр, анда аларга беренче ярдәм күрсәтелә, шуннан соң ашыгыч ярдәм машинасында Стәрлетамак балалар хастаханәсенең реанимация бүлегенә китерәләр.

«Малайларны коткару безнең команданың профессиональлеге һәм тәҗрибәле табиб, үз эшенең белгече Григорий Максимович Саарян ярдәмендә мөмкин булды», — диләр дәваханәдә. Реанимациядә тәннең ачык өлешләреннән — аяк-куллардан, култыклардан, йөздән, колаклардан һәм башның чәчле өлешеннән 465кә якын ук алып ташланган.

Балалар хәзер табиблар күзәтүе астында, аларның хәле яхшыра, куркыныч янамый. Дәвалау дәвам итә.

"Ватаным Татарстан" сайтыннан

Фото: https://photo.tatar-inform.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев