Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Илкүләм проект ярдәмендә 2024 елда Татарстанның 87 торак пунктына интернет кертелә

Быел республикада 87 торак пункт интернетка тоташтырыла, дип хәбәр итә Татарстанның Цифрлы үсеш министрлыгы матбугат хезмәте.

Кайсы авылга беренче чиратта интернет кертергә икәнен ел саен тавыш бирү юлы белән ачыклыйлар. Тавыш бирүдә Татарстанда яшәүче 18 яшьтән алып һәркем катнаша ала. Быел тавыш бирү 5 августтан 17 ноябрьгә кадәр үткәрелә. Әйтик, шушы узган дүрт елда ил күләмендә мондый тавыш бирүдә барлыгы 2,5 миллионга якын кеше катнашкан.

Тавыш бирүнең берничә ысулы бар:
1) Почта аша – РФ Цифрлы үсеш министрлыгына хат юлларга (123112, Мәскәү ш., Пресненская яр буе, 10нчы йорт, 2нче корылма). Аны берничә кеше имзалый ала, исем-фамилияне, теркәлгән адрес һәм интернет кертергә кирәкле торак пунктны күрсәтү мөһим.
2) РФ Дәүләт хезмәтләре порталында – тавыш бирү өчен махсус сервис битендә.

"Т.И."

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев