ҖӘМГЫЯТЬ

Ильмира Нәгыймованың махсус хәрби операциядәге энесен һәлак дип таныганнар

Җырчы Ильмира Нәгыймованың махсус операциядәге бертуган энесен әле бу көннәрдә генә һәлак дип таныганнар. Бу хакта җырчы үзе хәбәр итә, дип яза «Интертат».

«Кичә суд булды. Энем буенча… Үлеменең шартларын укыганда йөрәгем чыгып китә язды. Әти белән икәүләп елап беттек. Машиналарына 3 дрон төшкән… Бер елдан соң, кичә генә аны рәсми рәвештә үлгән дип таныдылар», – дип яза Ильмира социаль челтәрләрдә.

Җырчы бертуган энесе истәлегенә җыр да яздырган иде. Әле шушы көннәрдә генә язган өр-яңа җырын да артист якын кешесенә багышлаган. «Шушы рилсны кичә генә төшердем, шуңа елап беттем. Җырлаганда энем күз алдында иде», – ди ул.

https://tatar-inform.tatar

 

 


Нет комментариев