Илсөя Бәдретдинованың Лениногорскида беренче көн концерты тулы зал белән узды
Бүген дә концерт булачак.
Якташ җырчы Илсөя Бәдретдинова «Күрсәтәсем килә» дип исемләнгән концерты белән ике көнгә Лениногорскига килде.
Кичә – 2 мартта концертның беренче көне иде. Ул зал тулы, балкон тулы тамашачы белән үтте. Соңыннан социаль челтәргә Илсөя «Рәхмәт якташлар» дип язды.
Искәртеп үтик, Илсөянең концертына билетлар әллә кайчан сатылып беткән иде.
Шәһәрдә яшәүче Рушания Гаязова җырчының концертында булып кайткан.
«Концерт шулхәтле матур узды. Ул костюмнар күз явын алырлык. Кай арада алыштырып өлгерәләр. Илсөянең бу концерт программасы яңартылып, тулыландырып эшләнелгән. Халык та шулкадәр күп. Илсөяне яраталар шул. Концерт беткәч, коридорда аның белән фотога төшәсем килде. Администраторына бу хакта әйткәч (администратор да бик ягымлы булды), Илсөя чыгып, мине Мәдәният сараендагы бүлмәгә алып керде, бу аның хөрмәт күрсәтүе иде. Күңелем булды. Фотога да төштек», – дип сөйли Рушания Гаязова.
Рушания апа фикеренчә, җырчының концертына барып, аны үзең күреп, җырларын тыңлау – бөтенләй башкача. «Кайберәүләр әйтер, интернетта җырлар күп, рәхәтләнеп сайлап тыңла, дияр. Ләкин үзең барып күрү, тере тавышын ишетү – башкача кабул ителә ул. Әле Илсөя – якташыбыз да. Ничек бармыйсың, ди».
Фото: беренчесе – видеодан скрин, икенчесе Рушания Гаязовадан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев