Имтиханда татар теле өчен балл өстәләме?
«Балам быел XI сыйныфны тәмамлый.
Алтын медальгә бара. Укытучылары татар теленнән имтихан тапшырырга тәкъдим итте. Әгәр без төп фәннәр математика, рус теленнән тыш өченче фән итеп татар телен сайласак, аның баллары медаль өчен роль уйныймы һәм укырга кергәндә исәпкә алынамы?»
Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы җавап бирә:
— Татар теленнән имтихан Бердәм дәүләт имтиханы булып саналмый, ул — Бердәм республика имтиханы. Әлбәттә, укучының туган телендә имтихан бирергә теләве — мактаулы күренеш. Республиканың мәгариф министры да ел саен бу укучылар белән очраша. Тик татар теленнән имтихан баллары уку йортына кергәндә исәпкә алынмый. Медаль өчен дә роль уйнамый. Бары өстәмә рәвештә генә тапшырыла.
Әгәр укучы алтын медальгә бара икән, аның бөтен фәннән дә еллык билгеләре “бишле” булырга тиеш. Шулай ук рус теленнән һәм сайлаган бер предметтан БДИ нәтиҗәләре кимендә 70 шәр балл булу мәҗбүри. Кыскасы, татар теленнән тыш тагын бер өстәмә предметтан БДИ бирергә кирәк булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев