Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

«Җиңеп кайтыгыз»: Лениногорскидан мобилизацияләнүчеләр төркеме бүген дә Казанга юл тотты

Бүген, иртәнге дүрттә, өлешчә мобилизациягә чакырылган Лениногорск ир-егетләрен Казанга җыелу пунктына озаттылар.

Аларны озатырга туганнары, якыннары, хезмәттәшләре, дуслары  4нче мәктәп территориясенә килде.

Лениногорск шәһәре һәм районы хәрби комиссары Рөстәм Мисбахов егетләргә  инструктаж үткәрде, барысының да Ватан алдындагы бурычларын үтәп, исән-сау өйләренә кайтуын теләде.

Ир-егетләргә Лениногорск районы башлыгы урынбасары Сергей Тимаков  шулай ук изге теләкләрен җиткерде, мөселман һәм православие оешмалары җитәкчеләре дә догада булачакларын әйттеләр.

Ике автобуска утырып, ир-егетләр киттеләр. Исән-имин хезмәт итсеннәр, тиз арада кайтырга булсын.

 

Фотолар: https://leninogorsk.tatarstan.ru/index.htm/news/2135251.htm

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев