«Җиңү поезды» Казанга 8 мартта килә
ҖӘМГЫЯТЬ

«Җиңү поезды» Казанга 8 мартта килә

8 марттан 10 мартка кадәр Казанда «Җиңү поезды» экспозициясе эшләячәк.

Анда Бөек Ватан сугышы образлары белән бәйле инсталляцияләр тәкъдим ителәчәк. Бу хакта «Татар-информ» да узган матбугат конференциясендә ТР Яшьләр эшләре министры Азат Кадыйров хәбәр итте.

"8 марттан 10 мартка кадәр „Җиңү поезды“ күргәзмәсе «Казан-1»тимер юл вокзалында урнашачак. Сәгать 10 нан 16.00 сәгатькә кадәр эшләячәк. Барлык теләүчеләрне әлеге уникаль экспозицияне карарга чакырабыз. Вагоннарда Бөек Ватан сугышы чоры картиналары торгызылган", - дип сөйләде ул.

Күргәзмәне карау өчен поездпобеды.рф сайтында заявка калдырырга кирәк. соңрак, 11-14 мартта, экспозицияле поезд Яр Чаллыда булачак.

 


Нет комментариев