Инвалидлар өчен реабилитацияләүнең техник чараларын ничек алырга?
ҖӘМГЫЯТЬ

Инвалидлар өчен реабилитацияләүнең техник чараларын ничек алырга?

Бу хакта Социаль фондның Лениногорск Клиентлар хезмәте җитәкчесе Айгөл Исламова аңлата.

Социаль фонд инвалид гражданнарны реабилитацияләүнең техник чаралары белән тәэмин итә.

-    Айгөл Әхмәтисламовна, инвалидлар өчен нинди техник чаралар бар?

-    Инвалидлыгы булганнар, шул исәптән инвалид балалар да дәүләттән комплекслы ярдәмгә исәп тота ала, болар: дарулар белән тәэмин ителеш, санатор-курорт дәвалануы, реабилитациянең техник чаралары. 

-    Аларны алу өчен шартлар бармы?

-    Тәкъдим ителгән техник чаралар алу өчен төп шарт – аның реабилитацияләү һәм абилитацияләү индивидуаль программасында (ИПРА) төгәл күрсәтүе.

Техник чараларны алу формасын сайларга мөмкин: натураль рәвештә (эшләнмә үзе бушлай бирелә); һәм  электрон сертификат ярдәмендә мөстәкыйль сатып алу.

-    Электрон сертификат нәрсә ул?
-    Электрон сертификат – ул "МИР" картасына бәйләнгән реестрдагы язу.
2021 елда Социаль фонд реабилитацияләүнең техник чараларын алу процессын тизләтү һәм җиңеләйтү өчен электрон сертификатлар программасын эшләтеп җибәрде. Кеше эшләнмәне онлайн-кибеттә үзе сайлый һәм аңа сертификат белән түли.

-    Техник чараларны алу яки сертификат рәсмиләштерү өчен кая мөрәҗәгать итәргә?

-    Техник чараларны алу яки сертификат рәсмиләштерү өчен Социаль фондка гариза белән мөрәҗәгать итәргә кирәк.

"Сәламәтлекне саклауның яңа технологияләре" илкүләм проекты буенча әлеге гамәлләр башкарыла. 

 

 

 


Нет комментариев