Татарстанда инвалидлар һәм махсус социаль яклауга мохтаҗ гражданнарга эш урыннарын резервлау тәртибен бозган өчен эш бирүчеләргә административ җаваплылык билгеләргә планлаштыралар.
Төбәк законнарына тиешле үзгәрешләр проекты коррупциягә каршы экспертиза уза.
Төзәтмәләрне административ хокук бозулар турында ТР кодексына кертергә тәкъдим ителә.
Проект нигезендә, вазыйфаи затлар өчен штраф 3 меңнән 5 мең сумга кадәр, шәхси эшмәкәрләр өчен – 5 меңнән 10 мең сумга кадәр, юридик затлар өчен – 10 меңнән 30 мең сумга кадәр тәшкил итәргә мөмкин.
Нет комментариев