Йомырка: кыздырыпмы, пешерепме?
Соңгы елларда һәркемне шаккатырып, халык ни дип тә санамаган гап-гади тавык йомыркасына бәяләр гомердә булмаганча күтәрелде. Инде хәзер ияләштек ул бәяләргә.
Йомырканың файдалы үзлеләре турында беләсезме?
Мускуллар һәм баш миен туендыра. Йомырка – көч һәм яхшы хәтер өчен менә дигән аксым.
Тук һәм тыныч. Пешкән йомырка озак вакыт ашыйсын китерми һәм кирәкмәгәнгә артык ашамаска булыша.
Күзләр һәм нервыларга – файдага. Аңарда А, Д, В12 витаминнары һәм холин бар – болар күз күреме, нервылар һәм сөякләргә ярдәм.
Иммунитетка булыша. Йомырка организмга вируслар һәм арыганлык белән көрәшергә булыша.
Холестерин тәртиптә. Заманча эзләнүләр болай ди: көнгә бер йомырка – хәтта йөрәккә дә зарар китерми.
Кыздыруга караганда пешерү – яхшырак. Шулай май да әзрәк һәм бавырга авырлык та кимрәк.
Иртән ашау кулайрак. Иң шәп иртәнге ризык – тәмле, тиз һәм туклыклы.
фото: Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев