Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Йөрәк авыруларыннан интегүчеләргә кышын эш көнен кыскартырга тәкъдим иткәннәр

Тәкъдим Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгына җибәрелгән. Дәүләт Думасы депутаты Солтан Хамзаев йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан интегүчеләр өчен кышын кыскартылган эш көннәре кертүне тәкъдим иткән. Бу җәһәттән тиешле хатны ул Россия хезмәт һәм социаль яклау министры Антон Котяковка юллаган, дип хәбәр итә RT.

Депутат аңлатып үткәнчә, төрле галимнәрнең тикшеренүләре кышкы суык чорның йөрәк авыруларыннан интегүчеләргә начар тәэсир итүен раслаган.

Тикшеренүчеләр фикеренчә, нәкъ менә кышкы айларда инфарктлар саны арта.

Хамзаев мондый авыруларга эш көнен бер сәгатькә кыскартырга өнди.

https://vatantat.ru/2022/12/99656/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев