Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

«Йортка иминлек, гаиләгә исәнлек һәм байлык чакыра». Баланның файдасы турында

Халыкта балан белән бәйле бик борынгы риваятьләр, җырлар, мәкальләр яши. Мәсәлән, өй алдына утыртылган балан йортка иминлек, гаиләгә исәнлек һәм байлык чакырып тора дип юрала.

Баланның зур ботакларын сындырырга, кисәргә киңәш ителми. Куакны шулай җәрәхәтләү ул кешегә бәла-каза булып кайтырга мөмкин. Им-томчылар баланны юкка гына тылсымлы агач дип йөртмидер, мөгаен. Кайгы-хәсрәт килгәндә баланнан хәтта ярдәм дә сорыйлар.

Мәсәлән, балан сабагын мендәр астына салып кую, ямансу чакларда балан куагы янына килеп, кайрысын сыйпый-сыйпый, борчуларыңны уртаклашырга киңәш ителә. Сабакларын сындырмыйча гына, аны кочаклап тору да борчуларны җиңеләйтә, диләр.

Балан исеме латинча “үрү” сүзеннән килеп чыккан. Күрәсең, бабаларыбызның балан ботакларыннан кәрзиннәр үрүе дә шуңа барып тоташадыр. Ә яшь кызлар өчен балан мәхәббәт һәм бәхет җимеше санала.

Кайбер халыкта аны “туй” куагы дип тә йөртәләр.  Мәсәлән, элек туй алдыннан кәләш кияү егетенә балан җимешләре, яфраклары сурәте чигелгән тастымал бүләк итә торган булган.

Аерым авылларда кәләшнең туй күлмәген, туй табынын балан белән бизәү гадәте бүгенгәчә югалмаган. Яшь пар алдына куелган ризыкларны ал тасма бәйләнгән балан тәлгәше белән бизәгәннәр. Балан яшьләргә матур, бәхетле тормыш китерсен дип эшләнә бу йола.

https://vatantat.ru/2022/10/93832/

https://photo.tatar-inform.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев