Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Ипотеканы ана капиталы ярдәмендә түләү тәртибе гадиләште

Россиядә балалы гаиләләргә ипотеканы ана капиталы ярдәмендә рефинанслау процедурасын гадиләштерделәр. Бу хакта РФ Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

 

«Хөкүмәт ана капиталы акчаларын ипотеканы рефинанслауга файдалану өчен заемчылар Пенсия фондына бирергә тиешле мәҗбүри документлар исемлегенә үзгәрешләр кертте. Рефинанслаучы банктан беренчел кредитны түләүгә акча җибәрүне раслаучы белешмә исемлектән төшереп калдырылды», – диелә хәбәрдә.

Заемчылар башта ипотека биргән банктан кредит алу турында документ бирергә кирәк. Бу балалы гаиләләргә торак сатып алуга яки төзүгә алынган кредитны тизрәк рефинансларга ярдәм итәчәк.

 

https://tatar-inform.tatar/news/rossiyada-ana-kapitaly-yardamenda-ipotekany-refinanslau-gadilasterelde-5857330

https://photo.tatar-inform.ru/

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев