Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Мобилизация вакытында массакүләм рәвештә кешеләрнең машиналарын алу турында хәбәр - фейк

Кичә Татарстан хәрби комиссары өлешчә мобилизация турындагы боерыкны имзалады. Погодин боерыгының бишенче пункты республикада яшәүчеләрне бигрәк тә кызыксындырды һәм иң күп сораулар тудырды. Ул дәүләт оешмалары һәм шәхси бизнес, шулай ук гражданнарның шәхси автомобильләрен мобилизацияләүгә кагыла.

Боерык бастырылганнан соң, социаль челтәрләрдә һәм мессенджерларда паника башланды һәм шунда ук машинаны урамда ук алачаклар дигән фейклар таралды. Бу турыда «Татар-информ» хәбәрчесе яза.

Агентлыкка үз чыганагы хәбәр иткәнчә, закон нигезендә, автотранспортлары булган һәр предприятие Саклану министрлыгыннан күрсәтмә ал. Анда Кораллы Көчләр ихтыяҗлары өчен кирәк булган очракта алынырга мөмкин булган автомобильләр турында язылган.

Агентлык чыганагы мәгълүматлары буенча, шәхси автомобильләрне массакүләм рәвештә беркем дә алмаячак. Республикада яшәүчеләрнең автомобильләрен алу турында социаль челтәрләрдә таралган мәгълүматны чын фейк дип атадылар.

Кичә Россия Президенты Владимир Путин өлешчә мобилизация турындагы боерыка имза куйды. Мобилизация чаралары 21 сентябрьдә боерык имзаланган көнне үк башланды. Хәрби хезмәткә хәзер запаста торучы гражданнар гына чакырылырга тиеш, иң беренче чиратта, Кораллы Көчләр сафында хезмәт иткән, билгеле бер хәрби белгечлеге һәм тиешле тәҗрибәсе булган кешеләр.

https://tatar-inform.tatar/news/mobilizaciya-vakytynda-keselarnen-masinalaryn-alu-turyndagy-xabar-feik-5860425

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев