Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Ишегалды лагерена йөрүче балалар “Лениногорск 24” телеканалына экскурсиягә килделәр

Лениногорскидагы ишегалды лагерьларыннан 40 тан артык бала һәм яшүсмерләр вожатыйлары – “Беренчеләр хәрәкәте” активистлары белән бергә телевидение эше белән таныштылар.

Балалар монтажлау һәм төшерү студияләрендә булдылар, яңалыкларны алып баручы ролендә үзләрен сынап карадылар.

Телевидениедән тыш, балалар газета чыгару процессы, журналист, верстальщик һәм корректор эше белән таныштылар. “Мин газета эшенең шундый кызыклы булуын белми идем, башта эскизлар ясала һәм аларны махсус кеше - корректор тикшерә икән”, - ди экскурсиядә катнашучы Настя Елина.

Видео һәм фотолар ясау процессы белән кызыксынучы, журналистикада үзләрен сынап карарга теләүче һәркемне тиздән эшли башлаячак яшь блогерлар мәктәбенә чакырдылар.

фото: "Лениногорск-информ"

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев