Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

ИСЕМ ЯЗМЫШКА ЙОГЫНТЫ ЯСЫЙМЫ?

Исем кеше тормышында бик зур роль уйный. Тәүге сулышыннан алып соңгы көненә кадәр исем кешенең үзеннән алдан йөри, әйләнә-тирәдәгеләр иң беренче булып нәкъ исемгә бәя бирәләр.

Ә исем адәм баласының язмышына нинди дә булса йогынты ясыймы икән? Исем ошамаган чакта нишләргә? Бүгенге көндә нинди исемнәрне еш кушалар? Әлеге сорауларга мулла һәм психолог җавап бирер.

Ришат Мифтахов, мулла:

– Ислам динендә исем кушу бик саваплы һәм мөһим эш булып санала. Ул кеше тормышына турыдан-туры йогынты ясый. Күбесенчә балага исем туганнан соң 7 нче көнендә кушыла. Алданрак кушу да рөхсәт ителә. Ә инде холыкка килгәндә, исем хәтта аны үзгәртә дә ала. Шуңа күрә матур итеп исем кушып, ягымлы итеп эндәшсәк, ул дога булып барып ирешәчәк. Әгәр начар мәгънәле исемнәр кушыла икән, бала бәхетсез булырга, хәтта төрле авырулар белән дә тилмерергә мөмкин. Ә инде исем ошамаган чакта, аны алмаштыру хупланган эш. Чөнки Пәйгамберебез Мөхәммәт (с.г.в.) дә, ялгышмасам, кемгәдер исем алыштырган. Ата-ана балага исем сайлаган вакытта, аның киләчәктә нинди кеше булачагын күзалларга тиеш. Әйтик, шәфкатьле, игелекле, шатлыклар гына китерә торган. Нәкъ менә шундый булуын телибез икән, без аңа матур исем сайларга тиешбез. Бүгенге көндә еш кушыла торган исемнәр: Ясминә, Гадел, Кәрим, Әминә, Әмир. Кеше исеме язмыш белән дә тыгыз элемтәдә, ягъни алар бер-берсенә бәйләнгән.

Лия Шаһабетдинова, шәхесне үстерү өлкәсендә профессионаллар ассоциациясе президенты һәм психолог:

– Исем кеше тормышында зур әһәмияткә ия. Үз исемебезне без башка сүзләргә караганда ешрак ишетәбез. Һәм исем бу гаять зур дөньяда үзебезне белгертүнең беренче ысулы булып тора.  Аның яңгырашы безнең өчен – музыка яңгырашы кебек.  Әгәр исемебез үзебезгә ошый икән, бу психикага уңай йогынты ясый.

Моннан тыш, АКШта психиатрлар төрле тикшеренүләр уздырганнар һәм нәтиҗәдә, үз исеменнән канәгать булмаганнар, башкалар белән чагыштырганда, төрле психик комплексларга күбрәк бирешүен ачыклаганнар. Әгәр исем сезгә ошамый икән, иң беренче чиратта, ни өчен шулай икәнен ачыкларга кирәк. Мисал итеп үземне китерә алам. Мин 25 яшькә кадәр үз исемемне яратмадым. Балачакта ул модада түгел иде. Әле дә исемдә, кечкенә чакта  мине «Лейка», «Линейка» дип тә котырталар иде. Нәкъ менә әлеге сүзләр үз исемемә начар мөнәсәбәтне көчәйтте. Әмма балачактагы шушы комплекслар белән эшләп, мин үз исемемә гашыйк булдым һәм хәзер аның белән горурланам.

Безнең исем, гәүдә, гаилә – бу бездән тормый торган нәрсәләр. Һәм шуңа күрә без аларны кабул итү юнәлешендә эшләргә тиешбез. Чөнки алар – безнең мөһим бер өлешебез.

Ә әти-әниләргә исә мин артык катлаулы һәм сәер исемнәр сайламаска киңәш итәр идем. Чөнки ул бала өчен уңайлы булырга тиеш. Тагын шунысы мөһим, баланың исеме аларда иң башта ук уңай хис-кичерешләр уятсын. Балачакта ата-аналар ни өчен улын яки кызын нәкъ менә шушы исем белән атаулары турында сөйләсәләр, бик шәп булыр иде.

Нәтиҗә ясап, шуны әйтергә була, нинди генә исемгә ия булсагыз да, бүтәннәрне хөрмәт итегез һәм үзегездә яхшы сыйфатлар булдырырга тырышыгыз!

 http://yalkyn.ru

фото: https://ru.freepik.com

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X