Исерек шофер турында хәбәр ит!
ҖӘМГЫЯТЬ

Исерек шофер турында хәбәр ит!

Лениногорск ЮХИДИ бүлеге исерек хәлдә автомобиль белән идарә итүчене, яисә руль артына утырырга җыенучы кешеләрне туктату – һәрберебезнең гражданлык бурычы булуы турында кабат искәртә.

Әгәр дә инде исерек шофер сезне ишетергә һәм тыңларга теләми икән, кичекмәстән ЮХИДИгә  хәбәр итү кирәк.  Мондый очракларда кемгәдер начарлык эшлим дип уйлау – урынсыз. Киресенчә, үз вакытында шалтыратуыгыз кемнеңдер, хәтта шоферның үзенең дә  гомерен саклап калырга  мөмкин.

Заманча технологияләр тормышның барлык якларына да кагылды.  Хәзер исерек шофер турында Лениногорск Дәүләт автоинспекциясе телеграм каналы - Лениногорск дәүләт автоинспекциясе  аша хәбәр итәргә мөмкин.

 


Нет комментариев