Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

Исерек хәлдә электр самокатында йөрсәң 30 мең сум штраф

Федерация Советының Конституцион законнар һәм шәһәр төзелеше комитеты әгъзасы Артем Шейкинның закон проекты Хөкүмәттә хупланган.

ЮХИДИ хезмәткәре таләбе белән туктамаган өчен һәм медицина тикшерүеннән баш тарткан өчен җаваплылык каралган. Моның өчен дә штраф күләме 30 меңгә җитәргә мөмкин.

Авария булган урынны ташлап китүчеләргә 5 мең сумга кадәр штраф күздә тотылган. Ә инде икәүләшеп йөргән өчен – 3 мең сумга кадәр.

Инде килеп, балаларны самокатта утыртып йөрткән өчен 5 мең сумга кадәр штраф салу тәкъдим ителә.

"В.Т."

Фото: Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев