Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Иске Куакта табиблык амбулаториясе үз ишекләрен ачты (+ фотолар)

Иске Куак табиблык амбулаториясенә тагын тирә-яктагы 7 авыл фельдшер-акушерлык пунктлары да беркетелгән.

 

Иске Куак авылы үзәгендә яңа табиблык амбулаториясе үз ишекләрен ачты. Авыл халкының шатлыгын уртаклашырга авыл халкы, республика Сәламәтлек саклау министрлыгының беренче урынбасары Альмир Абашев (сүз уңаеннан, безнең якташыбыз), район башлыы Рәгать Хөсәенов, шәһәр һәм районның баш табибы Рим Әмиров килде.

Район башлыгы Рәгать Хөсәенов әйтүенчә, Иске Куак һәм тирә-юнь авылларда яшәүчеләргә шәһәргә, хастаханә-поликлиникаларга барып йөрергә кирәкмәячәк, табиблар монда килеп үзләре килеп караячак. 

Амбулатория 2022 елның апрелендә төзелә башлаган . Һәм көз көне тәмамланган. Иске Куакта 763 кеше яши, шуның 145е – 18 яшькә кадәрге балалар. Иске Куактагы яңа амбулатория участок булып тора, монда диагностика һәм дәвалану алырга Кирлегәч, Мичурин, Урмышлы, Яңа Сережкино, Мордва Кармалка һәм Сарабикколдан киләчәкләр. Барлыгы 2 меңнән артык халык тиешле медицина ярдәме алачак.

Тантаналы төстә кызыл тасма киселгәч, барысы да эчкә үтеп, яңа амбулатория белән танышты. Татьяна Есипова шушы авылда 60 елдан артык гомер итә. 
-    Бүген шундый бина ачылуы бик шатлыклы күренеш. Әлбәттә, амбулатория кирәк иде, бигрәк тә хәзер авылларда өлкәннәр күбрәк бит, безгә еракка барып йөрисе түгел. Рәхмәт яусын Татарстан җитәкчелегенә, үзебезнең район җитәкчеләренә, - ди ул.

Амбулаториядә процедура, прививка кабинетлары, терапевт бүлмәсе, көндезге бүлеккә килүчеләр өчен палата, регистратура бар.

Иске Куак табиблык амбулаториясе "Сәламәтлек саклау" илкүләм проектының "Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү" программасы нигезендә төзелгән.

Розалия Мостафина фотолары


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    А с. Федотовка не входит что ли в список?