Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

Иске Шөгер авылы апалары маскировка челтәре үреп, тагын да берләште

Игелекле эш дәвам итә.

Иске Шөгер мәдәният йорты социаль челтәрдә хәбәр иткәнчә, хәрби операциядәге солдатлар өчен маскировка челтәре үрү дәвам итә.

Менә алар исәп буенча 15нче маскировка челтәрен үреп бетергәч, кар явып узган авыл урамнарыннан бергәләшеп, кайту юлына атладылар. 

Ә күңелләрендә бары бер генә теләк: бу сугыш тәмамлансын, ир-егетләр исән-сау туган якларына кайтсыннар. 

«Кызлар, челтәр үрү эшен дәвам итәбез. Унбишенчесе әзер. Уналтынчысына тотынырбыз. Эш графигы билгеле. Очрашу урыны – мәдәният йорты», – дип сүз куештылар.

Рәхмәт сезгә, волонтерлар. 

Исегезгә төшерәбез: узган елның ноябрендә Иске Шөгер мәдәният йортында Лениногорскидагы «С любовью и молитвами» волонтер төркеменең филиалы ачылган иде. 

 

фотолар: Иске Шөгер авыл клубыннан

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев