Бүген Бердәм тавыш бирүнең икенче көне.
Иске Шөгер авылында яшәүче 87 яшьлек Хәмит бабай Башаров беренче булып сайлауга килгән. Мондый сәяси вакыйгага битараф калып булмый, ди Хәмит бабай. Ул сайлаулар вакытында гел шулай беренче булып килә икән. Быел да беренчелекне бирмәгән.
Лия Нигъмәтуллина өчен – бу сайлау – беренче тапкыр. Ул сайлау участогына әтисе белән килгән. Гомумән алганда Иске Шөгер авылының 1833нче сайлау участогында беренче тапкыр сайлаучылар саны – 16. Аларның күбесе тавыш биргән инде.

Нет комментариев