Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Җитмеш төрле һөнәр иясе ул Тәлгатебез!

Мәкаләмдә язылачак Тәлгат Шиһаповның тормыш юлы: үсү, ныгу, балигъ булу, өлгерү – гади һәм җиңел булмаган.

Тәлгат Рифкат улы Лениногорск районында билгеле шәхес. Күренекле музыкант, аккордеончы, баянчы.

Башка уен коралларында да уйный. Менә дигән мәдәният хезмәткәре. Кирлегәч мәдәният йортын җитәкли. Ул 1964 елның 14 августында туа. Әти-әниләре терлекчеләр булган. Шушы авыл мәктәбен бетереп, экскаваторчы, шофер һөнәрләренә укып чыккан. Армия сафларында, Германиядә хезмәт итеп, зур тормыш мәктәбе үткән.

Гармунда яшьли уйный башлаган. Армиягә киткәнче үк, Сабантуйларга сөлге җыйганнар, клубта кичке уеннарда, гармунчы булып, яшьләрне биеткән һәм җырлаткан. Бу сәләт Тәлгатнең гармунчы әтисе һәм җырчы әнисеннән күчкән. Әнисе әле бераз гармунында да уйнаган. Егет әтисеннән гармунда уйнарга өйрәнә.

Гармунчыбыз бар яктан да килгән: төскә-биткә, холкы-фигыле, сабырлык, уңганлык – барысы да урынында. Шәхси хуҗалыгында да булдыклы хуҗа.

1986 елда Гөлфия исемле Сарабиккол кызына өйләнә. Бу бәхетле гаиләдә бер-бер артлы өч бала туа: ике ул, бер кыз. 

Уллары да, кызы да гаиләле, әти-әниләренә оныклар бүләк итеп, матур тормыш рәвеше алып баралар.

Гармунчы бар җирдә аякларның да биисе килеп тора, җырлар да яңгырый. Кирлегәчтә дә шулай. Сәнгать җитәкчесе булып эшләүче Гөлфиясе белән алар һәр бәйрәмне матур итеп уздыралар. Гармун тавышы дәртләндереп, яшәү көче биреп, чакырып тора. Өлкәннәр өчен “Ихлас” төркемен дә инде күп еллар элек оештырганнар иде. “Ихлас” авылда, районда гына түгел, республикабызның мәдәни чараларында да актив катнаша, авылда күпкырлы иҗтимагый эш белән шөгыльләнәләр.

Кирлегәчнең чын патриотлары! Авыл башлыгы Сәрия ханым да, алар белән горурланып, яратып телгә ала.

Тәлгат Рифкат улы турында: “И, сабыр да инде. Беркемгә тупас сүз әйтмәс. Бик кешелекле, ярдәмчел”, - дип мактап сөйли Кирлегәч халкы. Клубта капиталь ремонт үткәрелгәндә үзе дә анда чапты, монда чапты, үз кулы белән дә бик күп нәрсә эшләде.

Тагын бер ягын язмасам, һич ярамас. Тәлгат Шиһапов җиргә кендеге белән ябышкан игенче дә әле. Ничә дистә ел инде урак өстендә ул комбайн штурвалы артында. Иртүк торып, төнгә кадәр эшләгән чаклары бар. Менә шулай һәркайда да бил бөгеп хезмәт итә бу Кирлегәч егете.


Люция Ильина,
Мәгариф идарәсенең район һәм шәһәр ветераннар советы рәисе.  

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев