Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

«Юбилейный» лагеренда кышкы смена онытылмаслык булып узды

“Юбилейный” балалар сәламәтләндерү лагеренда кышкы смена узды. Бу юлы анда күңелле итеп 46 бала ял итте.


Лагерьда кышкы смена 2 гыйнвардан 8енә кадәр барды. Көзге сменадагы кебек, бу юлы да мастер-класслар үткәрелде. “Татнефть” лагерьларындагы традиция буенча, Компаниянең биолабораторияләре фәнни программа белән килә, фокуслар күрсәтәләр, ИЦ «Альметрика» төрле химик матдәләр белән экспериментлар уздыра, «Digital Academy Альметьевск” укучыларны заманча компьютер инженериясенә өйрәтә.

“Без кәгазьгә төрле яңа ел рәсемнәре ясадык, чыршы уенчыклары, кар бөртекләре. Аннанры ул рәсемнәрне укытучылар сканер аша чыгарып, ноутбукка копиясен алып калдылар. Телеграмдагы махсус чат-бот ярдәмендә стикерлар ясарга була”, - дип сөйли 10 яшьлек Дима Гурьянов.

Бөгелмәдән «Future dance» студиясе педагогы Вадим Новиков балалар белән хип-хоп стилендә яңа флешмоб куйды. Репетицияләр расписание буенча һәркөнне иде.

“Сменаның форматы шунысы белән кызыклы: монда бит бии белә торган балалар гына килми, төп максатым – биюнең бар энергиясен тапшыру. Бию зур көчкә ия, төрле яшьтәгеләрне берләштерә. Балалар белән барысы да җайлы гына килеп чыкты”, - ди ул.

8 яшьлек Рианна Вәлиевага биюләр буенча мастер-класслар иң нык ошаган. “Без төрле хәрәкәтләр өйрәндек. Беренче көнне авыррак булды. Атна уртасына без инде тулы бер номерның репетициясен ясадык. Соңгы көнне биюне камерага төшердек. Бу сменаның бер генә минусы – лагерь бик кыска булды, күбрәк торасы килгән иде”, - ди Рианна.

Буш вакыттта балалар урамда тюбингта шудылар, кар бабайлар ясау буенча конкурсларда,  кичке чараларда, “шәмчек”ләрдә катнаштылар. Тәмле төшке, кичке ашлар белән сыйландылар. “Татнефть” лагерьларында атмосфера онытылмаслык. Янәдән язгы һәм җәйге сменалар балаларны көтеп кала.

 

Анастасия Петрова

Сергей Трусов фотолары

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X