Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

Югары уку йортына кабул итү кампаниясе башланды: өстәмә балл һәм бюджет урыннары күпме?

Россия югары уку йортларында кабул итү кампаниясе тулы куәткә бара.

Татарстанда 60 процентка якын бюджет урыны өч югары уку йортына бирелде. Шунысы куанычлы: вузлар абитуриентларның шәхси казанышлары өчен өстәмә баллар өсти ала. «Татар-информ» быелгы яңалыклар белән таныштыра.

Россия югары уку йортларында кабул итү кампаниясе 20 июньдә старт алды. Быел абитуриентларны кабул итү тәртибендә кайбер үзгәрешләр кертелде, алар РФ Мәгариф һәм фән министрлыгының Яңа боерыгында бар. Ул 2029 елның 1 сентябренә кадәр гамәлдә булачак, дип сөйләде ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева.

Быел кабул итү тәртибендә яңалыклар түбәндәгечә:

  •  Бюджетка керү өчен аттестатның төп нөсхәсен түгел, ә бер вузга керү турындагы ризалык документын тапшырырга кирәк.
  •  Документларны биш югары уку йортына биш белгечлеккә тапшырырга мөмкин.
  •   Кабул итү кампаниясенә кадәр югары уку йорты тарафыннан билгеләнгән түләүле уку урыннары саны арта алмый.
  •  Максатчан квота буенча килүчеләр заказчы компаниянең һөнәри юнәлеш бирү чараларында катнашу өчен өстәмә рәвештә 5 балл алырга мөмкин. Аларны гомуми индивидуаль казанышлар өчен баллар белән кушалар. Ягъни «абитуриент-целевик» өстәмә рәвештә 15 балл ала алачак.

«Абитуриентлар өстәмә имтиханнарсыз уку йортына кабул ителсәләр, документлар кабул итү 25 июльдә төгәлләнергә тиеш. Әгәр керү өчен иҗади яки һөнәри юнәлештәге өстәмә сынаулар каралган булса, документлар кабул итү 20 июльдән дә соңга калмыйча тәмамлануы зарур. Шул ук вакытта 15 июльдән иртәрәк бу эш бетә алмый. Алга таба 20 сентябрьдән дә соңга калмыйча югары уку йортлары түләүле белем алуга документлар кабул итүне тәмамлавы каралган.

Документларны абитуриентлар шәхсән үзләре тапшыра ала. Моннан тыш, аларны югары уку йортларына почта элемтәсе, университетның мәгълүмати системасы яки РФ Дәүләт хезмәтләре порталы (Госуслуги) аша да җибәрергә мөмкин», – дип аңлатты Ләйлә Фазлыева.

ТР Премьер-министры урынбасары квота буенча укырга керә торган абитуриентлар категориясен атады. Мәсәлән, инвалид балалар, I һәм II төркем инвалидлар, ятимнәр һәм башка категорияләр өчен махсус квота каралган. Алар өчен югары уку йортлары бюджет урыннарының гомуми күләменең кимендә 10 процентын бүлеп бирә.

Моннан тыш, бюджет урыннарының гомуми күләменең кимендә 10 проценты РФ Геройлары, өч Батырлык ордены белән бүләкләнгән затлар, махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның балалары өчен каралган.

Аерым квота чикләрендә аларны имтиханнарсыз гына да кабул итәләр. Иҗади яки һөнәри юнәлештәге өстәмә сынаулар булган очракта искәрмә гамәлдә була.

Татарстан югары уку йортларына быел бакалавриат, специалитет һәм магистратура программалары буенча укыту өчен 23,1 меңнән артык бюджет урыны бүлеп бирелгән. «Шул исәптән 413 бюджет урыны дәүләтнеке булмаган югары уку йортлары өчен каралган», – дип сөйләде ТР Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин.

Барлык белгечлекләр һәм әзерлек юнәлешләре өчен рус теленнән БДИ нәтиҗәләре мәҗбүри.

 

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев