Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Юлда узып китү маневры - иң хәтәре

Узып китү (обгон) юлда иң куркыныч хәлләрнең берсе, бу маневр вакытында каршы юлга чыгарга кирәк булганда тагын да хәтәр.

 

Бу очракта ситуацияне узып китү алдыннан дөрес бәяләү иң мөһим булып тора. Әйтик,  узып китү өчен җитәрлек урын барлыгын баштан  тикшерергә тиешсез, юлда хәвеф- хәтәрлек  очрак китереп чыгармас өчен кирәк.

Машина йөртүчегә узып китү маневры түбәндәге очракларда тыела:

- алда баручы транспорт чарасы шул ук маневрны башкарганда яки юлдагы киртәне узып китү белән мәшгуль булганда;

-  шул ук полосада хәрәкәт итүче транспорт чарасы сулга борылу турында сигнал биргәндә;

-  арттан килүче транспорт чарасы узып китү маневрын башлаганда;

- шофер узып китү маневрын тәмамланганнан соң хәрәкәт өчен куркыныч тудырмыйча, узып китә торган транспорт чарасына комачауламыйча, элек барган полосага әйләнеп кайта алмаганда.

Лениногорск ЮХИДИ бүлеге юлларда сак булырга чакыра.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев