Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Юлтимер мәдәният йортында балалар белән юл иминлегенә кагылышлы чара үтте

Юлтимер авылы мәдәният йортында юл хәрәкәте иминлеге хезмәткәрләре һәм балалар катнашында “Урамда көтелмәгән хәлләр дә була” чарасы узды.


Әлеге чара муниципаль районда баручы  “Игътибар – балалар!” республикакүләм профилактик акциясе кысаларында үткәрелде. Акция 11 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Юлтимер мәдәният йортында балалар белән берлектә юл иминлегенә кагылышлы чара ел саен уздырыла. Быел да бу чарага “Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы” профилактика бүлеге җитәкчесе Зөлфия Рахманова һәм Лениногорскидагы киноучреждение җитәкчесе Любовь Липатова килделәр. 

“Җәйге каникулда, бигрәк тә мәктәпкә, балалар бакчасына барыр алдыннан юл иминлеге буенча кагыйдәләрне, белемнәрне искә төшерү, ныгыту бик кирәкле чара. Авылыбызда җәйге каникулда балалар арта, аларның күбесе велосипедта йөри, велосипед – юлда хәрәкәт итүче транспорт бит, шунлыктан игътибарлыкны киметергә ярамый”, - дип сөйли Юлтимер мәдәният йорты җитәкчесе Рәшидә Зиангирова. 

Мәдәният йортында узган чарага башлангыч сыйныф укучылары һәм мәктәпкәчә яшьтәгеләр килде. Зөлфия Рахманова алар белән викторина үткәрде, сораулар, әлбәттә, юл темасына кагылышлы иде. Балалар бу өлкәдә тирән белемнәрен күрсәттеләр. Шулай ук Зөлфия Рахманова үзе белән истәлекле бүләкләр дә алып килгән, аларга призлар тапшырды. Кино бүлегеннән Любовь Липатова зур экранда юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча төшерелгән документаль фильм күрсәткән. 

Тулырак "Заман сулышы" газетында


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев