Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Юрист чираттагы ялны 45 көнгә кадәр арттыру алымы хакында сөйләде

Әгәр чираттагы ял даталарын дөрес сайласаң, ул 28 көн урынына озаграк та дәвам итәргә мөмкин.

Россия Юристлар ассоциациясе әгъзасы Маргарита Курашина «Прайм» агентлыгына шулай дип белдерде. Бу хакта «Российская газета» яза.

Аның сүзләренчә, чираттагы ялны планлаштырганда ял һәм бәйрәм көннәрен онытырга ярамый. Мисал өчен, Россиядә 21 көн дәүләт бәйрәмнәренә туры килә. Әгәр аларга отпуск көннәрен дөрес итеп өстәсәң, чираттагы ялны 45 көнгә кадәр озайтып булачак.

«Россиядә кешеләр күбесенчә ике һәм аннан күбрәк өлешләргә бүленгән чираттагы ял ала, аларның берсе ким дигәндә 14 көннән торырга тиеш», - дип искәртте Курашина.

Шул ук вакытта, калган көннәрне, җитәкчелек белән килештереп, үзеңә ничек җайлы, шулай бүлергә мөмкин, диде белгеч.

Әле тагын эш вакытыннан тыш эшләгән өчен бирелә торган яллар да бар, аларны да отпускка өстәргә мөмкин.

Чыганак:  https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев