Ивановка мәктәбе укучыларына игътибарлы сатып алучы булырга өйрәтү дәресе узды
***
Татарстан Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы белгече Наталья Платонова районыбызның Ивановка мәктәбендә 7-9 сыйныф укучылары өчен “Сатучының хәйләләренә ничек эләкмәскә” темасына чара уздырды.
- “Сезонның төп ташламалары” яки “90 процентка кадәр файда” һәм башка шуның ише кычкырып тора торган якты рекламалар ажиотаж атмосферасын тудыра. Әлеге чор – сатып алучылар өчен хәйләле, алдау тозагына эләгә торган вакыт. Сыйфатлы сатып алулар өчен көрәштә төп союздашлар булып “Кулланучылар хокукларын яклау турында” гы законны белү һәм аңа игътибар бирү тора, - ди бу хакта Наталья Платонова.
Укучылар белән очрашу барышында ул яңа ел алдыннан ташламалар һәм сатулар - теләгән товарны файдалы сатып алу мөмкинлеге генә түгел, ә намуссыз сатучылар тарафыннан төрле хәйләләрне активрак куллану вакыты, дип сөйләде. Укучылар бәя белән алдау - киң таралган форма икәнен белделәр.
Белгеч чекны саклау мөһимлеге турында да, шулай ук акция шартлары булган скриншотларны да искә төшерде – бу гади гамәлләр бәхәсле вәзгыять очрагында җитди аргумент булырга мөмкин.
Наталья Платонова интернет-кибетләрдә сатып алуларга аерым игътибар бирде. Ул ассызыклаганча, түләү алдыннан сайтның дөреслегенә инану мөһим, чөнки сатып алучыларны алдау өчен ясалган, нәкъ тә шул сайтныкы кебекләр ешрак очрый. Белгеч мошенниклыкның типик схемаларына мисаллар китерде һәм онлайн сатып алулар вакытында үзеңне ничек сакларга киңәш бирде.
“Лекция кызу бәхәс форматында узды: укучылар шулай ук сатып алу тәҗрибәләре белән уртаклаштылар, кызыктыргыч, ләкин шикле акцияләр белән очрашкан очраклары турында сөйләделәр һәм товарны кире кайтарганда килеп чыккан бәхәсле хәлләр турында сораулар бирделәр”, - ди Наталья Платонова.
Чара тәмамлангач, барлык катнашучыларга кулланучылар хокукларын яклау буенча мәгълүмати буклетлар тапшырылган. Күп кенә укучылар үзләре өчен яңа һәм файдалы нәрсәләр белделәр, һәм хәзер сатып алуларга игътибарлырак булырлар, бигрәк тә бәйрәм сатулары чорында.
фотолар: Н.Платоновадан
Татарстан Дәүләт алкоголь инспекциясенең яңалыклары: https://vk.com/gosalcogolrt

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев