Болгарда узучы тантаналы чарага Лениногорскидан автобуслар белән шәһәр һәм районнан 200 кеше барды.
Гомумән, Идел болгарларының ислам динен кабул итүгә багышланган тантаналы чарага 20 меңнән артык кеше килгән.
Лениногорскилылар музей-тыюлыкның көньяк капкасы янындагы ярминкәдә катнашты. Ярминкәдә хәләл продукция һәм дини товарлар белән сәүдә итү дә оештырылды.
Истәлек билгесе янындагы сәхнәдә концертны карадылар. Артистлар тамашачыларга җыр-биюләр, мөнәҗәтләр тәкъдим иттеләр.
11. 00 сәгатьтә Истәлек билгесе янында Татарстан Республикасы җитәкчелеге һәм мөхтәррәм кунаклар катнашында «Изге Болгар җыены» рәсми ачылу тантанасы булды.
12:00 сәгатьтә Җәмигъ мәйданында көндезге намаз укылды.
- "Изге Болгар жыены " Болгарда 1989 елдан бирле 922 елда Идел буе болгарларының дәүләт дине буларак Исламны кабул итү көне һәм Болгар ханы Алмушның галим ибн-Фадлан җитәкчелегендәге Багдад хәлифе делегациясе белән очрашуы истәлегенә уза.
фото: https://spas-rt.ru/
Нет комментариев