Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

«Каян өйрәнгәннәрдер, тик оныкларым гел сүгенә...»

Бер көнне кызым белән видеоэлемтә аша сөйләшкәндә 3 яшьлек оныгымның сүгенгәнен ишетеп калдым. “Әйе шул, әле теле дә юньләп ачылмаган, соңгы арада “бәрә” генә”, – диде кызым шаяртып.

Ничек инде “бәрә” генә, дип гаҗәпсенеп сорадым кыздан. “Белмим инде, каян өйрәнгәндер. Сүгенгәли шул”, – диде кызым миңа җавап итеп. Янәсе, кияү дә, кыз да андый түгел, авызларыннан начар сүз чыкмый. Ә бала, “юньсез”, каяндыр сүгенергә өйрәнгән!

Ничек инде каян өйрәнгән?! Күршеләрдәнме? Бакчадагы иптәшләреннән дияр идең, әле бакчага да йөрми...

Моннан соң 3-4 ай вакыт узды. Берсендә мин кызларга кунакка бардым. Фатирларына керүгә, мәчеләре аягыма сарылып егыла яздым һәм үзем дә сизмәстән сүгенеп җибәрдем. Бәхеткә, оныгым икенче бүлмәдә, уенчыклары белән мавыга иде. Сүгенгәнемне ишетмәде, шөкер дип сөендем. 

Икенче көнне кызым, кияү белән өстәл артында чәй эчеп утырабыз. Оныгым Нурислам да шул бүлмәдә идәндә утырган да, машинасын ремонтлый. Моның тәгәрмәче дөрес урнашмадымы, нәрсәседер килеп чыкмадымы, кыскасы, онык мин кичә мәчегә абынганда әйткән сүзне әйтте дә салды! Кияү әллә нишләп китте. “Алай ярамый улым. Әгәр дә берәр нәрсә килеп чыкмый икән, ай юньсез, дип кенә әйт”, – ди. Онык та аптырап тормады: “Ай юньсез тәгәрмәч!” – диде дә, өстәп, теге сүгенү сүзен тагын кабатлады. 

Моның белән нәрсә әйтергә телимме? Балагыз тәрбияле булуын теләсәгез—иң элек үзегездән башлагыз. Алар безнең көзге кебек, бигрәк тә бәләкәй вакытта. 

Икенчедән, кемнедер гаепләгәнче, әлеге дә баягы үзегезне тикшерегез. Сез дә фәрештә түгел, ләбаса. 

Исламия Фәйзуллина

http://shahrikazan.ru/news/yazmalar/kemneder-gaeplgnche-zegezne-tiksheregez-sez-d-fresht-tgel

Рамия Гарифуллина фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев