Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Кайсы яшелчәләрне көздән чәчәргә була?

Яз бик кыска. Ул арада гына бакчада барлык эшләрне дә эшләп өлгертүе кыен. Кайбер яшелчәләрне көздән чәчеп, эшне җайлаштырырга була. Нәрсәләр чәчәбез?

Яз көне чәчкән укроп тиз генә тишелми. Аны көздән чәчүе кулайрак. Ул +3 градуста тишелә башлый. Шуңа күрә аны төнлә температура -2, -3 булганда гына чәчәбез. Орлыкларны 2,5–3 сантиметр тирәнлектәге буразналарга чәчәргә кирәк. Рәт араларын 20 сантиметр итеп калдырабыз. Көздән чәчкән укроп май ахырына өзәрлек булып җитешә.  

Петрушка да, укроп шикелле үк, +2 градуста тишелә. Аны да көн суыткач кына чәчәләр. Орлыкларны 1–1,5 см тирәнлегендә күмдерәләр. Эре яфраклы сортларны чәчү отышлырак. Болар: Кучерявец», «Бордовикская», «Итальянский гигант», «Бриз», «Кудрявая», «Обыкновенная листовая», «Зеленый хрусталь» «Универсал», «Астра», «Альба», «Эсмеральда», сортлары. 
Көздән петрушканың яфраклысын гына түгел, тамыразык буларак үскәнен дә чәчәргә мөмкин. Петрушка яз көне озак тишелә, сирәк тишелә. Шуңа күрә аны көздән чәчү аеруча отышлы. 

Кориандрны да көздән чәчеп калдырсаң яхшы. Ул салкынга чыдам, кырауларга бирешми. Рәт араларын 25–30 см калдырып, орлыкларны 1–1,5 см тирәнлегендә күмдерәләр. «Шико», «Янтарь», «Дебют», «Алексеевский 247», «Тайга», «Стимул», «Бородинский» сортлары әйбәт. 

Яз башында ук авыз итә башлар өчен, салатны да көздән чәчәргә мөмкин. Ул да салкынга бирешүчеләрдән түгел. Рәт арасын киң – 30–40 см калдырып, орлыкларны 2 см тирәнлектәге буразналарга чәчәләр. 

Кресс-салат – бик тиз тишелеп чыга. Шуңа да аны ашыгып чәчмәгез, көннәр суынганны көтегез. Рәт арасын 10–15 см калдыру җитә. Ә орлыкларны 1–1,5 см тирәнлектә күмдерәләр. 
Яфраклы горчица да салкыннарга чыдам. Аны җир катыргач кына чәчәләр. Рәт арасын 25–30 см итеп калдырырга кирәк. Орлыклар 1,5 см тирәнлектә күмдерелә. 

Шпинат – кыска һәм салкын көн үсемлеге. Яз көне чәчкәне, көннәр җылыту белән, чәчәк сабагы чыгара башлый. Шуңа да аны көздән чәчеп калдыру күпкә отышлырак. Кар эреп, җир аз гына җылынуга ул шытып чыгып, бик тиз үсеп җитәчәк. Орлыкларны 3–4 см тирәнлегендәге буразналарга чәчәләр, рәт арасы 15–20 см итеп калдырыла. 

Күпләр кишерне дә көздән үк чәчеп калдыра. Кишер йомшак туфракта гына яхшы үсә, шуңа да түтәлне җентекләп әзерләргә, туфракның көпшәклеген арттыру өчен черемә, ком, пычкы чүбе, салам ише нәрсәләр кертергә кирәк. Ләкин тирес кертмәгез, тиресле җирдә кишер начар үсә, тәмсез була. Кишерне температура +2, +4 градуста чәчәләр. Орлыклар 3–4 см тирәнлектәге буразналарга чәчелә. Көз көне чәчү өчен «Супернант», «Аленка», «Каротель», «Несравненная», «Московская зимняя А 515», «Забава», «Ранняя ТСХА», «Артек», «Консервная», «Амстардамская», «Витаминная 6», «Нантская-4», «Шантане 14» сортлары әйбәт. Ләкин көз чәчкән кишер җәй куллану өчен генә яхшы, ул кыш сакланмый. 

Шалканны да көздән чәчеп калдырсаң яхшы. Яз көне бу яшелчәне борча харап итүчән. Көздән чәчсәң, борча чыкканчы аның яфрагы картаеп өлгерә. Сарымсак кебек үк, шалканны да җир катырганчы ике атна алдан чәчәләр. Күмдерү тирәнлеге – 3 см. Рәт арасын 25–30 см итеп калдыралар. Көз чәчү өчен  «Гейша», «Петровская 1», «Белая ночь» сортлары әйбәт. 

Сельдерейның яфраклы сортларын гына түгел, тамыразык буларак куллана торганнарын да көздән чәчәргә була. Мәсәлән, «Корневой Грибовский», «Яблочный» сортлары әйбәт. Орлыкларны 1,5–2 см тирәнлегендә күмдерәләр. Гадәттәгедән куерак итеп чәчәргә кирәк булачак. 

Лук-порей да салкынга чыдам, курыкмыйча көздән чәчеп калдыра аласыз. Ләкин температура 0 градусны күрсәтми торып, ашыкмаска гына кирәк. Орлыклар 1,5 см тирәнлегендәге буразналарга чәчелә. Рәт арасы 8–12 см. «Карантанский», «Коламбус», «Веста», «Победитель» сортлары көз чәчү өчен әйбәт. 
Суганны да күпләр көздән утырта. Көздән утыртылган суган авыруларга бирешми, чыдамрак була. Суганны җир туңарга ике атна кала утырталар. Ә орлыгын исә (чернушка дигәнен) җир туңдыргач кына чәчәләр. Суганны 3,5–4 см тирәнлектә утырталар, ә орлыкны 2,5 см итеп күмдерәләр. Суганның салкынга чыдам «Даниловский 301», «Одинцовец», «Радар», «Кармен МС», «Штутгартен ризен», «Шекспир», «Мягковский 300», «Эллан», «Буран», «Музона» сортларын сайларга кирәк. 

Батун суганны да курыкмыйча көздән чәчеп калдыра аласыз. Орлыкларны 2–2,5 см тирәнлектә күмдереп, рәт араларын 20–25 см итеп калдыралар. Батун суган иртә язда ук тишелеп чыга, бер урында күп еллар үсә. 

Иртә язда куллана башлар өчен, редисны да көздән үк чәчәләр. Редис тиз тишелгәнлектән, орлыкларны җир туңдыргач кына чәчәргә кирәк. Күмдерү тирәнлеге – 2–3 см. Рәт арасын 10–15 см калдырыгыз. Көз чәчү өчен «Маяк», «Стойкий», «Кармен», «Спартак», «Юбилейный», «Розово-красный с белым кончиком», «Жара», «Заря», «Гусар», «Тепличный», «Ранний хрустик» сортлары әйбәт. 

Борчакны да көздән чәчәргә була. Язгы дымнан ул тиз һәм яхшы тишелә, уңышы да иртәрәк өлгерә. 

Көздән чәчелгән яшеләчләрне кышка мүлчәләп калдыралар. Мүлчә ролен салам, печән, пычкы чүбе, черемә, корыган яфраклар үти ала. Салкыннар башланып, кар яумаса, мүлчә орлыкларны өшүдән саклый. Ләкин яз көне түтәлләрне мүлчәдән ачарга, җиргә җылынырга ирек бирергә кирәк. 

http://www.syuyumbike.ru/news/bakcha/kaysy-yashelchlrne-kzdn-chchrg-bula

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев