Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Кайсыбер социаль түләүләр индексацияләнде

2024-2026 елларга айлык акчалата түләүләрнең башка төрләре турында»гы карарны республиканың премьер-министры Алексей Песошин имзалады.

Хезмәт ветераннарына һәм Татарстан Республикасының дәүләт бүләкләре белән бүләкләнгән затларга ай саен 2024 елда – 605, 2025 елда – 630, 2026 елда 656 сум түләнәчәк. 

Тәрбиягә бала алган гаиләләрдәге ятим балаларга ай саен түләнә торган түләү күләме мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен 2024 елда – 10 740, 2025 елда – 11 170, 2026 елда 11 716 сум, ә мәктәп укучылары өчен: 2024 елда – 12 384, 2025 елда – 12 880, 2026 елда 13 396 сум.  

Ятим балаларга һәм күп балалы гаиләләрдәге балаларга юл йөрүгә субсидияләр 2024 елда аена 369 сум, 2025 елда - 384 сум һәм 2026 елда - 400 сум күләмендә билгеләнгән.

Күп балалы гаиләләрдә 6 яшьтән кечерәк булган балаларга дарулар сатып алуга субсидияләр 2024 елга аена 164 сум, 2025 елда 171 сум, ә 2026 елда 178 сум тәшкил итәчәк.

Пенсионерларга юл йөрү өчен 2024 елда ае саен – 605 сум, 2025 елда – 630, 2026 елда 656 сум түләнәчәк. 

"Ш.К." сайтыннан

Фото: Лениногорск-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев